Татарстан Рәисе Казан Сабантуен үткәргәндә иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты

16.06.2023

Казанда Сабантуй үткәргәндә иминлект мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең һәм кунакларның яраткан бәйрәме 24 июньдә узачагын искәртте. Бәйрәм чаралары шәһәрнең 3 мәйданчыгында оештырылачак: Мирный торак массивының каенлыгында, Дәрвишләр торак массивының каенлыгында һәм Аккош күленең урман-парк зонасында.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен популярлаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу аеруча Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында актуаль.

Бәйрәм мәйданчыкларында иминлектән тыш, җәмәгать туклануын оештыру мәсьәләләре дә аерым игътибар таләп итә, дип өстәде республика рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.