Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы - илебез тарихындагы иң канкойгыч сугыш вакыйгаларын истә тоту һәм белү бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе атнада, 22 июньдә, Россия халкы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннарын, шулай ук Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барлык сугыш корбаннарын искә алачак. "Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагылды. Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән. Тарихи хакыйкатьнең бозылып күрсәтелүенә юл куймау мөһим", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Бу көнне Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә бөтен ил буенча бер минут тынлык игълан ителәчәк, дәүләт флаглары төшереләчәк, хәрби мемориалларга һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салыначак. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына, шулай ук барлык җаваплыларга Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чараларны тиешле дәрәҗәдә оештырырга кушты.