Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белән очрашты

16.06.2023

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белән очрашты.

Очрашуда 2024 елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара турнирына әзерлек барышы турында фикер алыштылар.

"Киләчәк уеннары" - 16 инновацион технологик дисциплина буенча халыкара турнир. Алар барысы да классик спорт, киберспорт һәм технологияләрне берләштерә.
Тамашачылар аудиториясен трибуналардагы 300 мең кеше һәм бөтен дөнья буенча 100 миллионнан артык кеше тәшкил итәчәк дип фаразлана.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте