Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы һәм "Россия экологик операторы" ППК арасында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия экологик операторы" ППК генераль директоры Денис Буцаев кул куйдылар.
Килешү Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко барында имзаланды.
Хезмәттәшлек каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын (ТКО) формалаштыруны күздә тота.
Документ шул исәптән каты коммуналь калдыклар эшкәртеләчәк, утильләштереләчәк объектлар төзү буенча проектларны эшләтеп җибәрү һәм гамәлгә ашыру буенча уртак эшне күздә тота.
Аерым алганда, үзара хезмәттәшлек кысаларында Татарстанда чүп-чарны сортлаштыру үзәген, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү комплексын булдыру планлаштырыла.
Имзаланганнан соң Рөстәм Миңнеханов Виктория Абрамченко белән әңгәмә корды.