Рөстәм Миңнеханов: Татарстан кече бизнес өчен яхшы инфраструктура булдырды, без кадрлар әзерләү буенча эш алып барабыз

16.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәккә Россия субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында югары планканы сакларга ярдәм итүче өч мөһим юнәлешне атады.
Исегезгә төшерәбез, рейтинг нәтиҗәләре бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында игълан ителде.
Рейтинг нәтиҗәләрен Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева игълан итте.

"Беренчедән, без кече һәм урта бизнес өчен яхшы инфраструктура булдырдык. Сәнәгать мәйданчыклары булдырылган. Анда 97 мең кеше катнаша, 596 млрд сумлык продукция төяп җибәрелгән.
Икенчедән, кадрлар әзерләү буенча эш алып барабыз. Ресурс үзәкләрен булдыру буенча җитди эшлибез, бүген республикада алар 45әү. Өченчедән, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итәбез. Без республика Маркетинг үзәген булдырдык, анда 4400 катнашучы бар, алар инде 196 млрд сумга заказ алдылар", - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, Россия субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча 1 урында - Мәскәү, икенче урында - Татарстан, өченче урында - Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород һәм Төмән өлкәләре.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.