Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры Абдулла бен Тук Әл Марри белән очрашты

16.06.2023

Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше арта. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов БГӘ Икътисад министры Абдулла бен Тук Әл Марри белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу ПМЭФ-2023 кырларында узды.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә.
Аерым алганда, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше 71 млн доллар тәшкил иткән.
Рөстәм Миңнеханов министр әфәндегә мөрәҗәгать итеп: "Безнең янәдән очрашуыбызга шатмын. Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлеккә даими игътибар биргәне өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүегезне сорыйм", - дип ул кунакны сәламләде.
Яклар быелның май аенда узган KazanForum турында фикер алыштылар, анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән делегация гадәттәнечә шактый киң тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен KazanForum-2024тә катнашырга чакырды.
Үз чиратында министр әфәнде бу очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм бу аның Рөстәм Миңнеханов белән дүртенче очрашуы икәнен искәртте.
"KazanForum турында сүз барганда, мин командам килсен өчен барысын да эшләячәкмен", - дип вәгъдә итте Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры.

Аерым алганда, ул шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Татарстанга авиарейслар санын күбәйтергә, хәләл индустрия не(финансларны) үстерү юнәлеше буенча эшләргә әзер булуын билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте