Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фигуристкасы, Олимпия чемпионы Алина Заһитова белән Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында очрашты.
Очрашуда Татарстанда Алина Заһитованың фигуралы шуу мәктәбен ачу проекты турында фикер алыштылар.
Спортчы талантлы балаларны фигуралы шууга өйрәтүне күздә тоткан проект турында сөйләде.
"Сез - безнең яшьләр өчен яхшы үрнәк, - диде Рөстәм Миңнеханов, Алина Заһитовага мөрәҗәгать итеп. - Республикада төрле юнәлешләр буенча спорт мәктәпләре булдыру тәҗрибәсе бар инде. Без аны башка спорт төрләренә дә, шул исәптән фигуралы шууда да кулланырга әзер".
Очрашу барышында Алина Заһитованың якын арада Казанга спорт мәктәбе төзү проектын җентекләбрәк тәкъдим итү һәм фикер алышу өчен киләчәге турында килешү төзелде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук фигуралы шуу һәм гомумән яшьләр арасында спортны популярлаштыру өчен Алинаның спорт күнекмәләрен куллануның мөһимлеген билгеләп үтте.