Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия" банкы идарәсе рәисе төбәктә банк челтәрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

15.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «АБ «Россия» АҖ идарәсе рәисе Михаил Клишин белән очрашты.Чара ПМЭФ-2023 кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, банк тарафыннан булдырылган төбәк челтәре финанс хезмәтләренең киң спектрын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бүген республикада бер филиал эшли.

"Ышанам, банк челтәрен алга таба үстерү сезгә позицияләрегезне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Банк республиканың берничә сәнәгать предприятиесе белән актив эшли", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов «Россия» Банкы һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куюда катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.