Татарстан Министрлар Кабинетында кече нефть компанияләренең нефть эшкәртү заводын төзү проекты мәсьәләләре турында фикер алыштылар
30.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кече нефть компанияләренең нефть эшкәртү заводын төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук “Татнефть" ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең генераль директоры Рафинат Яруллин, нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Ринат Сабиров катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте