Рөстәм Миңнеханов: Татарстан - илебезнең алдынгы химия һәм нефть химиясе үзәкләренең берсе

02.06.2023

Татарстан - илебезнең алдынгы химия һәм нефть химиясе үзәкләренең берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Химик көне һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ юбилее уңаеннан уздырылган чарада белдерде. Тантаналы чара Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта узды.

Республика Рәисе химия һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләрен, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары хезмәткәрләрен сәламләде, аларның тармак үсешенә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 700 мең тонна каучук, 13,7 млн шин, 1,7 млн тонна пластмасса җитештерелгән, шулай ук 22,5 млн тонна углеводород чималы эшкәртелгән. Җитештерелгән химия һәм нефть химиясе продукциясенең гомуми күләме 1,8 трлн сумга бәяләнә - бу 2021 елга караганда 20%ка күбрәк. "Бу казанышлар – тармакның 54 мең хезмәткәренең хезмәт нәтиҗәсе", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда яңа химия җитештерүләре үсешен дәвам итә. Соңгы елда гына да куәтләрне булдыруга һәм яңартуга 100 млрд сумга якын акча тотылган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел «Казаноргсинтез» оешуга 65 ел һәм беренче продукция чыгарылуга 60 ел тула. Кыска вакыт эчендә төзелгән 
Казан читендәге завод Татарстанның зур химиясенә башлангыч бирә. "Ярты гасырдан артык тарихында предприятие коллективы данлы хезмәт юлын үтте. Бүген мин тармак ветераннарына рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерергә телим», - диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «СИБУР» компаниясе белән хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте: «Ышанам, компаниянең тәҗрибәсе һәм компетенцияләре безнең предприятиеләрнең базардагы позицияләрен ныгытырга һәм Татарстанда химия һәм нефть химиясен алга таба үстерүгә яңа этәргечкә мөмкинлек бирәчәк».

"Кадерле дуслар! Сезне Химик көне белән котлыйм һәм яңа һөнәри уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим", - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Сибур» ҖЧҖ генераль директоры Михаил Карисалов Татарстан химикларын һөнәри бәйрәмнәре һәм «Казаноргсинтез» юбилее белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, иртәгәсе көннең төп бурычы - имин һәм нәтиҗәле эшкә ярдәм итү.

Шулай ук Михаил Карисалов «Сибур» холдингы Директорлар советы рәисе Леонид Михельсон исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. "Бүген "Казаноргсинтез" - илебезнең нефть химиясе сәнәгатенең иң эре предприятиеләренең берсе,“Сибур" компаниясендә зур урын алып тора. Бу уңышлар - заводның бердәм коллективы хезмәте нәтиҗәсе. Сезне бу вакыйга белән котлыйм!" - диелә сәламләү текстында.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.