Минтимер Шәймиев «Минтимер һәм аның дуслары» фильмын карады

01.06.2023

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, «Адымнар – Казан» күп телле белем бирү комплексында Казан укучысы Минтимер һәм аның авыл маҗаралары турында татарча «Минтимер һәм аның дуслары» нәфис фильмын карадылар.

Бондаренко урамындагы мәктәп бинасының актлар залында «Адымнар-Казан», татар гимназияләре, шулай ук Казан шәһәренең башка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары җыелды. Тамашачылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бар иде.

Аның белән бергә фильмны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,  Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Яңарыш» республика фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина һәм башкалар карады.

Кинофильмның төп герое - хәзерге Казан укучысы Минтимерне әти-әнисе  татарча өйрәнсен өчен җәйгә дип әбисе һәм бабасы янында калдыралар. Берничә көн эчендә Минтимер татар телендә сөйләшүен яхшыртып  кына калмый, яңа дуслар да таба. «Тимур командасы»н оештырып, дуслары өлкән яшьтәге кешеләргә яшерен һәм риясыз ярдәм итәләр һәм игелекле эшләр башкаралар. Фильм Балык Бистәсе районының Куки һәм Балтач авылларында төшерелгән.

«Минтимер һәм аның дуслары» тулы метражлы фильмы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия финанс ярдәме белән төшерелгән.

Фильмның продюсеры - «Адымнар-Казан» белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов. Фильмның режиссеры - Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали.

Фильмда республикасының халык артистлары Дания Нуруллина һәм Әзһәр Шакиров, шулай ук Алсу Абелханова, Эдуард Үтәгәнов һәм Казан театр училищесының яшь артисты – студентлары Гөлинә Алиева, Камил Сәйфуллин, Айрат Шамс катнаша.

Фильмны караганнан соң фильмны төшерүчеләр белән иҗади очрашу узды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады һәм иҗади төркемгә матур һәм эчтәлекле фильм төшергәннәре өчен рәхмәт белдерде.

"Бу, һичшиксез, иҗади уңыш, фильм бик яхшы куелган, актерларның уйнавы сокландыра. Ул бик актуаль, татар телен саклау проблемасын гына түгел, буыннар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә күтәрә. Фильм уңай хисләр тудыра: шатлык, горурлык, фильм геройларына симпатия. Сез барысын да чагылдыра алгансыз: авыл тормышын да, табигать матурлыгын да, авыл халкының үзенчәлекле игелеген, мәкальләрне, әйтемнәрне фильм уйларга һәм теләктәшлек итәргә мәҗбүр итә, ул киләчәк турында кайгырту белән эшләнгән. Бүген «Адымнар» мәктәбендә туган телебезне саклап калу юлында тагын бер уңышлы адым ясадык, дип әйтергә була. Бу - Балаларны яклау көненә бик яхшы бүләк. Иң мөһиме, без мондый фильмнар төшерә алабыз. Без булдырабыз!" - дип билгеләп үтте ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук Марат Әхмәтовка  Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссиянең нәтиҗәле эшчәнлеге һәм уңышлы проектлары өчен рәхмәт белдерде.

Марат Әхмәтов үз чиратында төп рольләрне башкаручылар Гөлинә Алиеваның, Камил Сәйфуллинның һәм Айрат Шамсның комиссия стипендиатлары булулары турында игълан итте.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте