Бүген Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» дини комплексы төзелеше башланды. Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков катнашты.
Дини комплекс мәчет һәм православие гыйбадәтханәсеннән торачак. Яңа объектны булдыру идеясе БРКБ пациентларының ата-аналарына карый.
Рөстәм Миңнеханов проектның мөһимлеген билгеләп үтте һәм «Тыныч бакча» ике диннең бердәмлеге символы булырга тиешлеген ассызыклады. "Кешедә ниндидер проблемалар булганда, ул кая барырга дип һәм җанын тынычландыру юлын эзли. Монда барлык шартлар да тудырылачак", - диде ул.
"Бездә искиткеч табиблар, искиткеч дарулар бар. Ләкин кешене савыктыру өчен рух көче дә кирәк. Монда килгән кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең фатихасы булсын, ә "Тыныч бакча" оҗмахның бер өлеше булсын, - диде үз чиратында митрополит Кирилл.
"Табиб һөнәре - иң затлы һөнәрләрнең берсе. Без мәчеткә Абү Али Ибн Сина хөрмәтенә исем кушарбыз, европалылар аны медицинаның барлыкка килүенә зур өлеш керткән Авиценна исеме белән беләләр. Бүген без бик яхшы эш башлыйбыз", - дип өстәде республика мөфтие Камил Сәмигуллин.
Шуннан соң тантанада катнашучылар киләчәк дини комплексның нигезенә капсулалар салдылар.