Алексей Песошин «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды

01.06.2023

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Оештыру комитетын ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Бу оештыру комитетының беренче утырышы, диде Алексей Песошин, без масштаблы, киеренке эшкә старт бирәбез. Федераль форумны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кирәк.

«Җитештерүчәнлек 360» федераль форумы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булып тора. 2023 елда форумны Татарстан кабул итә.

Алексей Песошин, аерым алганда, Татарстан Республикасында бишенче ел рәттән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты гамәлгә ашырылуын искәртте. "Бу илкүләм проект төбәк һәм тулаем ил икътисады өчен аерым әһәмияткә ия, - диде Алексей Песошин. -Чыгымнарны киметеп һәм предприятиеләрдәге бизнес-процессларны оптимальләштереп, без хезмәт нәтиҗәлелеген арттырабыз, предприятиеләр конкурентлыкка сәләтлерәк була һәм күбрәк продукция җитештерә ала».

Исегезгә төшерәбез, төбәктә илкүләм проектны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы күзәтә. Илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге базасында төзелгән ТР Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләр төбәк үзәгеҗаваплы.

Оештыру комитеты әгъзалары көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар, форумга әзерлек кысаларындагы бурычларны тикшерделәр.

Форумны әзерләү һәм үткәрү турындагы нотык белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов чыгыш ясады.

«Җитештерүчәнлек 360" V Федераль форумы Казанда 2023 елның 20-21 июлендә узачак. Форумның мәйданчыгы Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк булачак. Чарада катнашу өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 1 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Программада пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, иң яхшы практикаларны  алмашу.

Форум турында тулырак - https://forum-360.ru/ru/#programme


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.