Татарстан Рәисе Дәрвишләрдә ишегалды бәйрәмендә һәм «Ракета» стадионында булды

01.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә ишегалды бәйрәмендә булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Ишегалды территориясен төзекләндерү тәмамлану уңаеннан бәйрәм чарасы Халезов урамындагы 4, 6 нчы йортлар һәм Совет урамындагы 19, 21 нче йортлар ишегалдында узды. Биредә яңа балалар уен зонасы, спорт мәйданчыгы, уңайлы эскәмияләр корылган, асфальт-бетон япма яңартылган, территорияне яшелләндерелгән. Барлык үзгәрешләр буенча шушы йортларда яшәүчеләр белән фикер алышынган.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган ишегалдын карады, балалар өчен оештырылган төрле активлык зоналарында булды, шулай ук җирле халык белән аралашты.

Аннары Татарстан Рәисе "Ракета" стадионында булды, анда бүген «Кожаный мяч» бөтенроссия яшь футболчылар ярышларының финал шәһәр этабы старт алды. Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм ярышларның күп санлы тамашачыларын сәламләде. "Республикада спортны үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар бирелә. Бу яшьләр - республикабызның киләчәге. Футбол бездә алга бара, безнең "Рубин" Премьер-лигага кайтты. Барысына да уңышлар телим", - диде Татарстан Рәисе.

"Бүген без республика Рәисе җитәкчелегендә Дәрвишләргә килдек һәм туган бистәбезнең ничек үзгәрүен карадык. Дәрвишләр үзенең бай традицияләре, искиткеч тарихы, тырыш халкы белән дан тота. Бүген без "Күн туп" турнирында катнашабыз. Шәһәр этабында гына да 4 мең яшь футболчы җыелган, финалда безнең 60тан артык команда катнаша», - дип ассызыклады Илсур Метшин.

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов стадион каршында урнашкан яңа мунча комплексын карады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.