Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды.
Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.
Яңа медицина учреждениесе көненә 180 кеше кабул итүгә исәпләнгән һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Инфекцион блок, лаборатория, реабилитация чаралары үткәрү өчен зал, 10 урынлык көндезге стационар каралган. Шулай ук поликлиника базасында тәүлек әйләнәсе травматология пункты ачылган.
Рөстәм Миңнеханов кабул итү бүлеген, педиатрия блогын, тар белгечләр кабинетларын, УЗИ һәм ЭКГ кабинетларын, көндезге стационар бинасын карады.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасының баш табибы Мансур Китаев Татарстан Рәисен озата йөрде.