Рөстәм Миңнеханов «Метеор-2020» тиз йөрешле пассажир судносын тапшыру тантанасында: Болар - яңа характеристикалы заманча кораблар

01.06.2023

Бүген Казанның Елга портында «Метеор-2020» «Михаил Девятаев» тиз йөрешле пассажир судносын һәм «Татарстан Республикасы флоты» АҖ суднолар компаниясенә А217-1 пассажир судносын тапшыру тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Анисимов, «Ак Барс холдинг» компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов яңа корабларны суга төшерүне мөһим вакыйга дип атады. Ул ассызыклаганча, кораблар безнең республикада, Горький исемендәге заводта җитешетрелә. "Болар - бөтенләй яңа характеристикалы заманча кораблар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Транспорт белән тәэмин итү - тормыш сыйфатының бер өлеше. Без пассажирлар йөртү өлкәсендә күп нәрсә эшли алдык - бу автобуслар, электр транспорты, ә менә су транспорты ягыннан без инде булган корабларда эшләдек. Без бүген ике судноны тапшырабыз, һәм бер айдан соң тагын бер судно әзер булачак. Минемчә, эш системалы рәвештә башкарылачак, һәм без хәрәкәт составын тулысынча яңартачакбыз.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың транспорт комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Горький исемендәге Зеленодольск заводы коллективына Татарстан Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.
«Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих, үз чиратында, гражданнар флоты корабларын тапшыру тантанасында: «Бүген ил суднолар төзү технологияләрнең югары дәрәҗәсен күздә тоткан яңа проектларга мохтаҗ. Бу яктан Татарстан да искәрмә түгел. Нәкъ менә монда, Зеленодольск заводында сыекландырылган табигый газ белән беренче пассажир пароходы ясала. Бүгенгә Татарстан белән Дәүләт транспорт лизинг компаниясе арасындагы хезмәттәшлекнең тарихы бик озын. Без ышанабыз, бу хезмәттәшлек быел Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган һәм төрле максатлардагы 260тан артык граждан судносы төзүне күздә тоткан ил суднолар төзелешен үстерү программасын үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Барыгызны да бүгенге искиткеч вакыйга котлыйм һәм хәерле юл!»
Чарада Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев катнашты. Нәкъ менә Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев хөрмәтенә тиз йөрешле пассажир судносы "Метеор-2020" дип атала.
Александр Девятаев 66 ел элек бу причалда гаиләнең әтисен рейстан көтүен сөйләде. Михаил Девятаевның беренче завод «Метеоры»ның капитаны булуын искә төшерде. "Алда - судноны катлаулы эксплуатацияләү. Һәркемгә уңышлар!" - диде ул.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.