Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Корпорация Туризм.РФ » АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда республика Рәисенә «Лаеш» туризм территориясенең мастер-планының беренче этабын эшләү нәтиҗәләрен тәкъдир иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Лаеш районында Туризм.РФ катнашында 73 гектар мәйданда туристларны бөтен сезонга урнаштыру өчен объектлар төзү планлаштырыла: кунакханәләр, СПА-үзәкләр, рестораннар, глэмпинглар һәм пляж ялы өчен инфраструктура. Проектның үзенчәлеге - яхта маринасы һәм яр буе сервис инфраструктурасы булдыру.