Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте директоры - Россия милли гвардиясе гаскәрләре баш командующие Виктор Золотов очрашты.
Очрашуда республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук Татарстан Рәисе Росгвардия директорына иҗтимагый иминлекне тәэмин итүдә һәм законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Золотов ТР буенча Росгвардия идарәсенең яңа бинасын ачуда катнашканнар иде.