Бүген Казанга Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте директоры – Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре баш командующие армия генералы Виктор Золотов килде.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы полиция генерал-майоры Рөстәм Гомәров, башка рәсми затлар каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте директоры Казанда РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең ТР буенча Федераль хезмәте идарәсенең яңа бинасын ачуда катнашачак (Лазарев урамы, 16).