Татарстан Республикасында уңыш формалаштыру буенча чаралар 2 млн 272 мең га мәйданда, ягъни планның 37%ы уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видиоконференция режимында барлык районнар да кушылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы искә төшергәнчә, республика буенча май аенда уртача 20 мм гына яңгыр яуган, ягъни уртача күпьеллык күрсәткечләрнең яртысы. Республиканың көнчыгыш өлешендә дым белән тәэмин ителеш буенча кискен хәл саклана. Моннан тыш, 7-11 майда кырау төшкән, һава температурасы минус 6-8 градустан түбән булган (урыны белән минус 12 градуска кадәр) үсемлекләрнең үсеш нокталарына, шул исәптән күпьеллык үләннәргә дә зыян китергән, бу аларның үсешен туктаткан. Зыян күргән 30 мең гектар чәчүлекләрнең 22,5 мең гектары янәдән чәчелгән. Калган мәйданнар күпьеллык үләннәргә туры килә.
"Беренче чабып алу буенча хәлләр авыр булган районнарда азык базасын тәэмин итү буенча ашыгыч чаралар күрергә кирәк", - диде Марат Җәббаров.
Аннары ул республикада уңыш формалаштыру буенча чаралар баруын хәбәр итте. Алар 2 млн 272 мең га мәйданда үткәрелгән (планның 37%ы). Яфрактан тукландыру 581 мең га мәйданда башкарылган.
Азык әзерләү турында сөйләгәндә, министр хәбәр иткәнчә, 23 майда «Актаныш» агрофирмасы базасында хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында 400дән артык кеше сенаж көне үткәргән. Сенаж әзерләү технологиясе мәсьәләләре тикшерелгән, азык әзерләү техникасы күргәзмәсе оештырылган. Бу чара республикада азык әзерләү кампаниясенә старт бирде, диде Марат Җәббаров.
Бүгенге көндә 13 муниципаль район азык әзерли башлаган - бу Нурлат, Питрәч, Чүпрәле, Әлки, Зәй, Буа, Апас, Әгерҗе, Аксубай, Азнакай, Актаныш, Балтач, Тәтеш, Мөслим һәм Ютазы районнары.
"Быелгы һава шартлары безгә булган азык запасларына сакчылрак булырга куша, - диде Марат Җәббаров. - Республика буенча узган елгы азык запасы 6 айга уртача бар, ягъни яшел масса белән тукландыруны исәпкә алмыйча, 1 ноябрьгә кадәр җитәрлек. Әмма районнар буенча хәл төрлечә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы муниципаль район башлыкларыннан үз вакытында һәм сыйфатлы азык әзерләүне оештыруны шәхси контрольгә алуларын сорады.
Татарстанда азык әзерләү өчен 808 үзйөрешле азык җыю комбайны, 523 үзйөрешле чапкыч, 4688 трактор чапкыч, 1864 пресс-җыючы һәм көненә 120 мең тонна сенаж массасы һәм 62 мең тонна сенаж әзерли ала торган башка техника җыелмасы бар.
Министр Актаныш, Арча, Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Кукмара, Саба, Сарман, Зәй районнары хуҗалыкларының әзерлеге югары булуын билгеләп үтте.
Шул ук вакытта Югары Ослан, Әлмәт, Менделеевск районнары хуҗалыкларында ремонт срокларыннан артта калып бара.