Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Марат Айзатуллин төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау чаралары турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, төзелә торган объектларны тикшерү даими алып барыла. 2023 ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 971 тапкыр булган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 422 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрдгән.
Дәүләт программалары объектларына заказ бирүче -Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГБИТИ) 244 тапкыр төзелешкә контроль-күзәтчелек чаралары белән чыккан. Быелның гыйнварыннан ачыкланган барлык 439 хокук бозу хәзерге вакытта бетерелгән.
Мәсәлән, «Чиста төзелеш» санитар-эпидемиологик ике айлыгы кысаларында (1 апрельдә старт алган) Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 61 тәртип бозуны теркәгән. Фактлар буенча 57 беркетмә төзелгән. Типик бозулар исемлеге үзгәрешсез кала бу - җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю урыннарын тиешенчә төзекләндермәү, мәйданчыклардан чүп-чарны вакытында чыгармау һәм төзелеш техникасы тәгәрмәчләрен юу пунктларының булмавы.
Министр төзелеш программаларының нинди стадиядә булуы турында хәбәр итте. 27 майга 1 млн. 904 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планның 61%ы). Бүгенге көндә коммерциячел торак төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган күләмнең 65%ы файдалануга тапшырылган. Абсолют саннарда бу 115 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 926 мең кв.метр.
Социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 67 мең кв. метрлы 17 йорт йөкләмәләрнең 42 процентын тәшкил итә.
Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 60%ка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 911 мең кв. м тәшкил итә.
Татарстанда шулай ук социаль-мәдәни объектлар төзелеше дәвам итә, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, төзекләндерү бара.
Ике федераль программа торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шуларның 7се «Торак» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аларда 2 юл һәм 5 инженерлык инфраструктурасы объекты бар. Алар буенча гомуми башкару 59% тәшкил итә.
Компакт торак төзелеше өчен тагын 7 мәйданчык «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы паспортына кертелгән. Эшләр 6 районда алып барыла, алар буенча гомуми башкару 40% тәшкил итә. Бу атнада Лаеш районының Песчаные Ковали торак пунктында эшләр төгәлләнгән.
Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп (подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләре 58%ка башкарылган) һәм ике балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. «Күчүчән» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең әзерлеге 74% дип бәяләнә. Икенче бакча төзелешендә эшләр 23%ка башкарылган.
Сәламәтлек саклауда 2 программа (51 объект) гамәлгә ашырыла, шулардан 42 муниципаль берәмлектә 47 фельдшер-акушерлык пункты (күләменең 54% үтәлгән) һәм 4 поликлиника (46% үтәлгән) төзү каралган.
"Мәдәният" тармагында шулай ук 7 район һәм авыл мәдәният йорты кергән ике программа гамәлгә ашырыла (гомуми күләмнең 75%ы үтәлгән).
Әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына 2 программа буенча 5 объект кертелгән. Шуларның 4се «Экология» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Шул исәптән Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (60%ы башкарылган); Казанда балчык кырларын рекультивацияләү (50%); Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрен демонтажлау буенча эшләр (24%); Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча эшләр (61%ы башкарылган).
«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янындагы ярларны ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 82% тәшкил итә.
Төзекләндерү программалары кысаларында 68 җәмәгать киңлеге буенча эшләр алып барыла (12%ы үтәлгән).
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы төзелеш өлкәсендәге республика программалары турында да сөйләде. Әйтик, республикада 4 ябык футбол манежы (16%ы башкарылган); 4 универсаль спорт мәйданчыгы (54%) төзелә. Ул бу атнада Казанда универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамлануын әйтте. Моннан тыш, 5 балаларны савыктыру лагеры (26 проценты үтәлгән), 10 халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты (81 проценты үтәлгән) һәм 8 торак пункт башкарма комитеты бинасы (56ы процент үтәлгән) төзелә.
Татарстанда 5 республика һәм ике федераль программа кысаларында инженерлык челтәрләрен модернизацияләү бара. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча башкарылган эшләр күләме 29% тәшкил итә. Бу атнада Минзәлә районында эшләр тәмамланган.
Урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча башкару 16% тәшкил итә. Бу атнада 7 районда – Югары Ослан (4 объект), Менделеевск (13), Нурлат (11), Чирмешән (10), Мамадыш (1), Сарман (13), Мөслим (1) районнарында эшләр тәмамланган.
Бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштырып, газ куллану челтәрләрен ремонтлау программасы 8,5%ка үтәлгән.
Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү 6%ка башкарылган.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча эшләр 24%ка башкарылган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләре һәм биологик чистарту корылмалары төзелешенең 3 объекты буенча эшләр 28% тәшкил итә.
«Чиста су» федераль проекты кысаларында Тукай районының Белоус авылында челтәрләр (70% үтәү) һәм Нурлатта су белән тәэмин итү системасы (88%) төзелә.
Марат Айзатуллин киңәшмә барышында искәрткәнчә, киләсе елда төзекләндерүгә планлаштырылган объектларны сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү тәмамланганчы берничә генә көн кала. Бүгенге көндә, мониторинг мәгълүматлары буенча, тавыш бирүдә республиканың 356 меңнән артык кешесе катнашкан.