Татарста Рәисе Әстерхан өлкәсенә Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу өчен килде

27.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Әстерхан өлкәсендә эш сәфәрендә. Төбәк губернаторы Игорь Бабушкин белән бергә ул XIII Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак.

Әстерхан өлкәсе беренче тапкыр Бөтенроссия авыл Сабантуен кабул итә. Илнең төрле төбәкләреннән 1000нән артык кунак килер дип көтелә. 2017 елда Әстерханда Федераль шәһәр Сабантуе узган иде.

Бәйрәмнең төп мәйданчыклары Идел буе районының Три протока авылында урнашкан. Мәдәни-этнографик мәйданчык 10 гектардан артык җирне били. Иң зур объектларның берсе - Кукмара районы төзүчеләре төзегән традицион татар ишегалды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте