Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев белән очрашты

25.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк контроль комиссиясе рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеге, республикада партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.