Татарстанда вакытлы хезмәткә чакыру буенча планда 6 меңнән артык кеше каралган
29.09.2008
Көзге чакырылышта Татарстан Республикасы вакытлы хезмәткә җибәрәчәк хәрби хезмәткә чакырылучылар саны 1,6 тапкыр арткан. Республикада чакырылыш планында 6 меңнән артык кеше каралган. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының баш хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов алып барган утырыш республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференц-элемтә режимында узды.
Чарада Россия Федерациясенең оборона министры урынбасары – Россия Федерациясе Кораллы көчләр тылы башлыгы, армия генералы Владимир Исаков катнашты.
Татарстан Республикасының баш хәрби комиссары Сергей Погодин республиканың уку учреждениеләрендә үткәрелә торган хәрби-патриотик эш, шулай ук көзге чакырылыш үзенчәлекләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы хәрби комиссары сүзләренә караганда, билгеләнгән бурычны үтәү элек хәрби хезмәткә чакырылмаган олырак яшьтәге гражданнар, шулай ук югары уку йортларын тәмамлаучылар хисабына тәэмин ителәчәк.
2008-2009 елларда республикада 13 хәрби-барлау белгечлеге буенча 4975 хәрби хезмәткә алынучыны әзерләү күздә тотыла (чагыштыру өчен: 2007 елда хәрби-барлау белгечлекләре буенча 2627 кеше әзерләнгән иде). Шул яшьләрнең күбесе – 3740 кеше – “С” категориясендәге автомобиль йөртү таныклыклары алачак.
Сергей Погодин шулай ук республикада кадет мәктәпләрен һәм специальләшкән кадет классларын булдыру буенча эшнең ничек баруы турында да әйтеп китте.
Әйтик, 2007 елда Татарстанда 4 кадет мәктәбе эшләсә (Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Тәтеш), 2008 елда мондый уку йортларының саны 12 гә җитә, аларда 1245 кеше белем ала.
Моннан тыш, тагын 4570 бала кадет классларында укый.
Тулаем алганда, Татарстанда 5815 кадет белем ала.
Татарстан Республикасының хәрби комиссары бу юнәлештәге эшне көчәйтергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте