Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтчеләр советының быелгы беренче утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Гомуми инвестицияләр күләме 3 млрд сум булган 10 яңа сәнәгать һәм ИТ-компанияләр проекты каралды һәм хупланды, алар кысаларында 784 яңа эш урыны булдырылачак.
6 компания МИЗ резиденты статусын алды. «Батареон» компаниясе Лаеш районында «Иннополис» МИЗ территориясендә эре-төенле җыю технологиясе буенча тулы цикллы литий-ион аккумулятор батареяләре җитештерүне булдырырга планлаштыра. Җитештерелгән аккумуляторларга пилотсыз очу аппаратлары, элемтә чаралары, электр транспорты, медицина җайланмалары, склад һәм клининг техникасы, күчереп йөртелә торган чыбыксыз җайланмалар, робототехника һәм башка өлкәләрдә ихтыяҗ бар. Җитештерүнең беренче чираты 2025 елда башланыр дип көтелә.
МИЗның тагын бер резиденты булып су, һава һәм җир транспорты өчен компонентлар һәм интерьерлар эшләү, җитештерү буенча инжиниринг-җитештерү үзәге «Тулпар Интерьеры Инжиниринг Дизайн» торачак. 2024 елда беренче чиратны эшләтеп җибәреп, Лаеш районында «Иннополис» МИЗ территориясендә җитештерү комплексы төзү планлаштырыла. Проект үз кәрәзле блогын (панельнең эчке катламын) җитештерү хисабына локализацияне арттыруга юнәлдерелгән.
«Рейлюкс» ҖЧҖ «ФармМедПолис РТ» паркы мәйданнарында (Лаеш районында «Иннополис» МИЗ составына керә) светодиодлы һәм бактерицидлы яктырткычлар, шулай ук мондый яктырткычлар өчен комплектлаучы җайланмалар җитештерәчәк, алар, базарда ил аналоглары булмаганга күрә, аеруча кирәк булачак.
«МВС Индата» ҖЧҖ («МТС» ГАҖның бүлендек компаниясе) 2027 елга «Иннополис» МИЗ территориясендә мәгълүмат эшкәртүгә бәйле коммерция оешмаларына, шулай ук мәгълүмат тапшыру, саклау һәм эшкәртү өчен җаваплы дәүләт структураларына стойка-урыннарны арендага бирү өчен модульле EDGE мәгълүмат эшкәртү үзәге төзергә планлаштыра.
«Tдиные банковские технологии» ҖЧҖ проектының максаты - ислам банкингын кредит оешмаларының автоматлаштырылган банк системасына интеграцияләү өчен программа комплексы эшләү. Программа продукты гадәти банклардан Россия Федерациясе мөселманнары өчен финанс хезмәтләренең тулы спектрын күрсәтеп, диджитал хәләл банк ясарга мөмкинлек бирәчәк.
«Гросс Диджитал» ҖЧҖ азык-төлек җитештерү һәм таратуда төп күрсәткечләрне оператив күзәтү өчен программа тәэминаты эшләү белән шөгыльләнәчәк. Продукт исәп-хисапны автоматлаштыру, җитештерү процессын анализлау, складлар арасында йөрү-ташу һәм нәтиҗәле идарә итү карарлары кабул итү өчен билгеләнгән.
«Иннополис» МИЗ партнеры статусын 4 компания алды.
«ДиджиталАутоСистемс» ҖЧҖ Иннополис Университеты белән берлектә робототехника кертү аша җитештерүне модернизацияләү белән кызыксынган предприятиеләр өчен компетенцияләр халыкара үзәген булдырырга планлаштыра. Проектның төп юнәлеше - сәнәгать роботларын кулланып, җитештерүләрне комплекслы инжиниринглау. Эшләнмәләрдә компьютер күрүе һәм ясалма интеллектның иң яңа технологияләре кулланылачак. Компания Иннополиста «ИнноПарк» югары технологияләр өлкәсендә яңа технопаркта урын алачак.
«МСК ГРУПП ИС» ҖЧҖ эчке процессинглы видеокамералар линиясен булдыруны күздә тота. Барлык ясалма интеллект алгоритмнарын бер җайланмада башкару - эшләнмәнең уникальлеге. Программа-аппарат комплексы модульлелек принцибы буенча төзелгән, бу функциональлеген югалтмыйча өстәмә компонентны җиңел өстәргә мөмкинлек бирә. Видеокамералар «Имин шәһәр» проектында һәм интеллектуаль транспорт системаларында кулланыла алачак.
«Нтех Лаб» ҖЧҖ (огамәлгә куючысы – NtechLab) FindFace проектын тормышка ашыру белән шөгыльләнәчәк. Ясалма интеллект һәм биометрик идентификация базасында төзелгән Ттехнология битләрне-йөзләрне һәм силуэтларны, объектларны һәм автомобильләрне, шулай ук эре һәм урта бизнес мәсьәләләренең киң спектрын хәл итү өчен кирәкле гамәлләрне тануны тәэмин итә, шулай ук шәһәрләр һәм төбәкләр дәрәҗәсендә колачлы проектлар булдыра.
"Мстрой "ҖЧҖ проектының максаты ("Мостострой" ГАҖ – 11 бүлендек компаниясе) "MStroy" платформасын кулланып, төзелеш процессын идарә итү өчен цифрлы хәл итешелешләр эшләү булып тора. MStroy эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, проект икътисадының нәтиҗәле идарә итүен тәэмин итү, Россия һәм дөнья базарларында проектның уникальлеген һәм инновациялелеген раслау өчен төзелеш җитештерү процессына интеграцияләнгән мозаика технологияләре җыелмасыннан төзелгән. Киңәшләр һәм аналитика булдыру өчен нейрон челтәрләрен куллану, документация өчен ЭЦП кирәкле мәгълүматка керү мөмкинлеген биреп, инвестицион төзелеш проектында катнашучыларның барысын да бердәм мәгълүмат киңлеге белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда «Иннополис» МИЗ эшчәнлекне диверсификацияләүгә юнәлеш тота, резидент-компанияләр үсеш ала торган юнәлешләр даирәсен киңәйтә. "Без «Иннополис» МИЗда яңа һәм бөтенләй башка компанияләрне, шул исәптән җитештерү профилендәге эшчәнлекләрне дә күрергә шат, алар А.С. Попов һәм Н.И. Лобачевский, шулай ук "ФармМедПолис" медицина паркы, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк "ИнноПарк" һәм Лаеш мәйданчыгындагы индустриаль парк территориясендә. Шунысы мөһим, бу компанияләрнең барысы да Россиянең технологик суверенитетын үстерүгә ярдәм итүче проектлар тәкъдим итә», – диде ул.
Белешмә өчен:
Исегезгә төшерәбез, бүген «Иннополис» МИЗ составында (яңа резидентларны исәпкә алмаганда) 338 компания – 125 резидент, 55 партнер һәм 158 стартап эшли, алар үз проектларына 90 млрд сумнан артык инвестиция керткән. 2022 ел нәтиҗәләре буенча «Иннополис» МИЗ компанияләренең керемнәре күләме 58,9 млрд сум тәшкил иткән, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга җыелган салымнар суммасы 5,6 млрд сумга җиткән ә эш урыннары саны – 7350.