“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә сәнәгый газлар җитештерү буенча предприятие төзеләчәк

29.09.2008

“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә (Татарстан Республикасы) “Эр Ликид” (Air Liquide, Франция) компаниясенең сәнәгый газлар җитештерү буенча заводы төзеләчәк.
Проект бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Эр Ликид” компаниясе белгечләре тарафыннан Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка тәкъдир ителде.
Сәнәгый газларны “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” уртак предприятиесе ихтыяҗлары өчен җитештерү күздә тотыла (оештыручылар булып, паритет шартларда “Татнефть-Алабуга” ҖЧҖ һәм “P-D Glasseiden GmbH Oschatz” тора).
Моннан тыш, продукциядән “Алабуга” махсус икътисади зонасының башка резидентлары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре дә файдалана ала.
Бүгенге көндә Россия “Эр Ликид” француз компаниясе бизнесы үсеше өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Компания 1902 елда оештырылган, сату күләме буенча “Эр Ликид” дөньядагы 20 эре химия компаниясе эченә, ә инвестицияләр күләме буенча дөньякүләм лидерлар булган компанияләрнең беренче алтысына керә.
“Эр Ликид” компаниясе үзен техник һәм медицина газлары җитештерү буенча “1 нче номерлы компания” буларак күрсәтә, дөньяның 75 илендә аның 40 мең чамасы хезмәткәре бар.
“Алабуга” махсус икътисади зонасында техник газлар җитештерү буенча проектны гамәлгә ашыру вакытында инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 35 млн. АКШ доллары тәшкил итәчәк. Проектның беренче этабын 2009 елның октябренә төгәлләү планлаштырыла (проектка кертелә торган инвестицияләр күләме – 25 млн. доллар), икенче этапта проектка тагын якынча 10 млн. доллар кертеләчәк.
Җитештерү мәйданы якынча 3 га тәшкил итәчәк.
Заводның җитештерү егәрлеге көненә барлыгы 210 тонна сыек кислород һәм азот тәшкил итәчәк.
Проект 2015 елда тулы көчкә эшли башлар дип көтелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың мондый җитештерү белән кызыксынуын әйтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы “Алабуга” махсус икътисади зонасында техник газлар җитештерүне киңәйтү мөмкинлеген алдан күреп эш итәргә тәкъдим итте.
Әлеге проект “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советында хупланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте