Татарстан делегациясе Үзбәкстанның гражданнарның үзидарә өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнде

24.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча Татарстан делегациясе 22-23 майда Үзбәкстанга эш сәфәренә килде. Сәфәрнең төп максаты - Ташкент һәм Җизак өлкәсенең гражданнарның үзидарә өлкәсендәге уңай тәҗрибәсен өйрәнү.

Делегация составына аерым республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, берничә муниципаль берәмлек башлыгы керде. Делегацияне Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкләде.

Визит барышында Ташкент Хәкиме Шәүкәт Үмүрзаков, Җизак өлкәсе Хәкиме Эргаш Сәлиев һәм Үзбәкстанның гражданнарның үзидарә өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өчен җаваплы министрлык җитәкчеләре белән рәсми очрашулар узды. Шулай ук Татарстан вәкилләре Ташкент һәм Җизак шәһәрләре мәхәлләләре  җитәкчеләре һәм активистлары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.