Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашуы узды

20.05.2023

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашуы узды.

Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.

Искәртик, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Казанга «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы чараларында катнашу өчен килде.

"Сезне Татарстан җирендә янә сәламләргә шатмын, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Патриархка. - 2021 елда, Казан Изге Ана Иконасы Соборын изгеләндерүне җитәкләгәндә, республикага килүегез барыбызга да истәлекле булды. Казанга кабат килеп, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышында катнашу мөмкинлеге тапканыгыз өчен без бик рәхмәтле. Ышанам ки, Сезнең шәхси катнашуыгыз Россия һәм Рус Православие Чиркәвенең ислам дөньясындагы позицияләрен ныгытуга, диннәр арасында һәм дәүләт-дини хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертәчәк".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Патриархның визиты Россиянең төп күк яклаучыларының берсе һәм дәүләтчелек символы булган Изге Георгий Победоносецның җәсәдләре Казанда булган вакытка туры килүен символик факт дип атады.

"Бүген безгә уртак чакырулар алдында берләшергә һәм традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту, ксенофобия, экстремизм һәм терроризм күренешләренә каршы көрәш, исламофобиягә һәм Рус Православие Чиркәвенә каршы эзәрлекләүләргә карата уртак позиция булдыру буенча көчләрне берләштерергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстанда гадәти дини берләшмәләргә ярдәм итүгә өстенлекле игътибар бирелә, гражданнарның дини ихтыяҗларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар тудырылган, гыйбадәт объектлары яңадан торгызыла һәм дингә ышанучыларга кайтарыла.

Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл очрашу барышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казанда һәм Татарстанда үзгәрешләр күренә - төбәк үсә бара, һәм бу өлкәдә республика җитәкчелегенең өлеше зур.

Мин монда төрле дин вәкилләре арасында барлыкка килгән эчкерсез мөнәсәбәтләрне билгеләп үтәм, диде Патриарх.

Ул шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстанның уңышларында зур ролен билгеләп үтте.

Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл шулай ук Болгар шәһәрендәге Изге Богородица Успение чиркәвендә булуын хәбәр итә. Ул, чиркәү музейга әйләнмәсен өчен, гыйбадәтханәдә гыйбадәт кылуны үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Патриарх Кирилл республика җитәкчелегенә Православие Чиркәвенә һәм аның ихтыяҗларына игътибарлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.