Рөстәм Миңнеханов яңа җәмәгать киңлеген - Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдын карады

20.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан объектларны карады.

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, музей-тыюлык җитәкчелеге вәкилләре озата йөрде һәм аңлатмалар биреп барды.

Рөстәм Миңнеханов ишегалды территориясе һәм биредә урнашкан объектлар белән танышты.

Аннары ул сулык буендагы бүлмәләрне, шулай ук «Кремль балкышы» фестивалендә катнашкан биналарны карады.

Татарстан Рәисе ишегалды территориясендә төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча башкарылган эшләрне бәяләде. Барлык үсемлекләр өчен дә чәчәкләр һәм куаклар дымлансын өчен автоматик сугару системасы каралган, пар бирү системасы эшли. Сулык фильтрлау системасы белән җиһазландырылган.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казан Кремле территориясендә урнашкан җәмәгать туклануы объектларын һәм аларның җәйге террасаларын карадылар, болар: «Алан Аш» кафесы, «Татар» кафе-музее «Чирәм» рестораны.

Җәмәгать туклануы вәкилләре җылы көннәр башлану белән кафеда күп санлы туристлар һәм шәһәр халкы булганлыгын сөйләде. Яңа урынга ихтыяҗ арта.

Шулай ук ул «Абый&Сабый» һөнәрчелек үзәгенең балалар мастер-классы эше белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка Казан Кремлен үстерү проектлары, шул исәптән 2024 елга планлаштырылган күргәзмә проектлары турында сөйләделәр.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры И.С. Рәхимов җәйге программа чараларын тәкъдим итте, шулай ук Спас манарасында ремонт эшләре ничек баруы турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов яңа иҗтимагый киңлекне актив кулланырга тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, биредә җәй көне концертлар уздырырга, иҗат коллективлары чыгышларын оештырырга тәкъдим итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.