Рөстәм Миңнеханов Татар дин әһелләренең XIII бөтенроссия форумында катнашты

20.05.2023

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында  Татар дин әһелләренең XIII бөтенроссия форумының пленар утырышы узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов катнашты. Форумда катнашу өчен Казанга Россиянең 77 төбәгеннән 1000 делегат килде.

Чараның модераторы - ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев. Ул хәбәр иткәнчә, быел форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында үткәрелә. Форум мәйданчыгында 84 илдән 15 меңнән артык кеше җыелган.

Васил Шәйхеразыев үз чыгышында илнең мөселман өммәте бердәмлегенең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул авыр мизгелләрдә мөселманнарның беркайчан да читтә калмавын билгеләп үтте. Мисал итеп ул татар авылы Юлдуста (Курган өлкәсе) булган коточкыч фаҗигане китерде, ул тулысынча диярлек янып беткән. Ут берничә кешенең гомерен өзгән, йөзләгән гаиләне йортсыз калдырган. Васил Шәйхеразыев янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә чакырды һәм Татарстанның да зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүен хәбәр итте.

Пленар утырыш барышында татар телен, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, шулай ук ислам мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре күтәрелде.

РФ Мөселманнары диния идарәсе рәисе Равил Гайнетдин Россиядә ислам  дини  мәгарифен үстерү һәм кадрлар әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул күренекле мөселман мәгърифәтчеләре һәм дин белгечләренең мирасын сакларга һәм трансляцияләргә чакырды.

Россия Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов исламофобиягә каршы көрәштә көчләрне туплау кирәклеге турында белдерде. Ул Көнбатышның исламны хурлауга һәм диннәр арасында низаг тудыруга юнәлдерелгән гамәлләрен хөкем итте. Мөфти ассызыклаганча, Россия ислам дөньясы белән киң колачлы хезмәттәшлекне ныгытырга омтыла, диннәр һәм мәдәниятләр арасында диалогны алга сөрүгә ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе - татар телен һәм милли традицияләрне саклау. "Халкыбызның ике таянычы бар – ислам һәм татар теле. Бу булмаса, безнең киләчәгебез юк. Тел һәм традицияләр һәрвакыт өлкән буыннан кече буынга тапшырылган. Бу мөһим эшкә сез зур өлеш кертәсез, кадерле дуслар. Безгә киләчәктә дә очрашырга, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга, төрле проектларны бергәләп тормышка ашырырга кирәк. Барыбызга да бу эшне бергәләп дәвам итәргә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе форумда катнашучыларга.

Ул билгеләп үткәнчә, быел татар дин әһелләренең очрашуы KazanForumга туры килә. Президент Владимир Владимирович Путин Россиянең мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрне ихтирам итүен күп тапкырлар билгеләп үтте. Көнбатыш илебезне изоляцияләргә омтылганда, ислам дәүләтләре, киресенчә, Россия белән хезмәттәшлек итәргә тели. Моңа мисал - KazanForum, ул мөселман илләрендә зур кызыксыну уятты", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисенең сүзләренә караганда, бүгенге авыр вакытларда ислам һәм православие үзара бәйләнеше бик мөһим.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының берничә дәүләт бүләген тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.