Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көнен бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате

20.05.2023

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле республикабыз кунаклары!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне күренекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан ихлас котлыйм.

Борынгы бабаларыбызның 922 елда гаять әһәмиятле бу юлны сайлавы татар халкы алгарышына хәлиткеч йогынты ясый, ислам дөньясы чикләре киңәюгә китерә, Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләре тыгыз үрелгән Россия цивилизациясе оешуга  күп кенә алшартлар тудыра. Исламның күп гасырлар дәвамында православие һәм башка диннәр белән бергәлектә үсеше төрле дин һәм милләтләр арасында дуслык-татулык мөнәсәбәтләренә ныклы нигез хезмәтен үтәде.

Узган 2022 елда әлеге тарихи вакыйганың 1100 еллыгы Россия Президенты В.В. Путин боерыгы белән дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм ителде. Бу исә Татарстанның һәм бөтен Россиянең мөселман өммәте үсешенә, дәүләт һәм дин, төрле диннәр арасындагы үзара хезмәттәшлекнең камилләшүенә, мөселман илләре һәм халыкара ислам оешмалары белән нәтиҗәле элемтәләрнең көчәюенә бәрәкәтле этәргеч бирде.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү көненә багышланган чаралар быел тагын да киң колач алды. Борынгы Болгардагы тантаналар алдыннан республикабыз башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме  утырышы узды. Аларда абруйлы дәүләт һәм дин эшлеклеләре катнашты. Мөһим вакыйгалар – XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы һәм «Изге Болгар җыены» үткәрелде.

Чараларда Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл һәм ислам дөньясы илләренең мәртәбәле вәкилләре катнашуы – Татарстанның цивилизацияләр багланышлары өчен үзенчәлекле мәйдан ролен башкаруына, уртак рухи хәзинәләрне саклауда мөселман һәм православие дин әһелләренең бердәм эшчәнлек алып баруына  ачык дәлил.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү көненә багышланган быелгы бәйрәм киләчәк үсешкә һәм хезмәттәшлеккә юнәлтелгән хәерле гамәлләргә рухландырыр дип ышанам.

Һәммәгезгә дә чын күңелдән бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Күпмилләтле Ватаныбыз һәм үзебез һәрчак  Аллаһ рәхмәтендә булсак иде!

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов


ТР Рәисе Матбугат хезмәте