Рөстәм Миңнеханов Казанда 1803 елда Коръәннең беренче тиражы басылуы хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты

20.05.2023

Бүген Казанда 1803 елда Коръәннең беренче тиражы басылу хөрмәтенә мемориаль такта ачылу тантанасы булды.

Чара Казан федераль университетының (КФУ) төп бинасы ишегалдында узды.

Исегезгә төшерәбез, Коръәннең беренче тиражы Казанда Габделгазиз Бурашев тарафыннан Азия типографиясендә басылган. Бүген бу бина КФУның төп бинасының көнчыгыш канаты өлеше булып тора.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, КФУ ректоры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.

Тантанада шулай ук Россия Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәисе Исмәгыйль Бердиев та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге вакыйганы тарихи дип атады. Ул 1803 елда Казанда Изге Коръәнне бастыру фактын мәңгеләштерә, ул соңрак «Казан басмасы» буларак билгеле була.

Бу дата татарлар өчен генә түгел, ә илнең барлык мөселманнары өчен дә мөһим. Шул вакыттан Казанның Коръән басмалары Россиядә дә, чит илләрдә дә киң тарала һәм таныла башлый.

Казанда Коръән бастыру традициясе бүгенге көндә дә дәвам итүе сөендерә.

Рөстәм Миңнеханов бу мөһим вакыйганы мәңгеләштерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.