Рөстәм Миңнеханов Kazan Forum кысаларында эшлекле иртәнге ашта катнашты

18.05.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең халыкара трендлары: Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең роле" дигән иртәнге эшлекле ашта катнашты.

Чараны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ел саен үткәрелә торган Инвестицион форум җитәкчелеге оештырды һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узды.

Эшлекле иртәнге аш гарәп дәүләтләре, Россия һәм БДБ арасында турыдан-туры чит ил инвестицияләре өлкәсендәге соңгы үзгәрешләргә, шулай ук илләрдә тотрыклы инвестицияләргә ирешүне тизләтүгә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов очрашуының модераторы, Инвестицион форум президенты Дауд Әл Шезавига  бүгенге чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ел саен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә форумда катнаша. "Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге партнерларыбыздан күп нәрсәгә өйрәнәбез, бигрәк тә инвестицияләрне җәлеп итү, ислам банкингын, хәләл-индустрия өлкәсен үстерүгә. Барлык мәсьәләләр буенча да яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган", - диде ул һәм катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде. 

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә министры Тани әл-Зәйүди эшлекле иртәнге ашта катнашучыларны сәламләде һәм күтәрелгән темаларның мөһимлеген билгеләп үтте. "Бүген дөньяда глобаль үзгәрешләр бара, алар дөнья икътисадына тәэсир итә. Шуңа күрә без мондый очрашуларны оештыруда зур потенциал күрәбез. Турыдан-туры чит ил инвестицияләренә ярдәм итеп, без икътисади үзара бәйләнешебезне ныгытабыз", - дип ассызыклады ул. 

Тани әл-Зәйүди Россия һәм, аерым алганда, Татарстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төп партнерларының берсе булуын билгеләп үтте."Бу минем Татарстан Республикасына өченче визитым һәм мин төбәкнең никадәр динамик үсүен күрәм", - дип өстәде Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә министры.

Катар сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Солтан Бин Рәшид әл-Хәтер шулай ук Россия белән хезмәттәшлекне үстерүдә яхшы тенденцияне билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, KazanForum кебек зур мәйданчыкларда даими очрашулар төрле өлкәләрдә тыгызрак һәм һәрьяклап аралашуга ярдәм итә.  

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үз чиратында Татарстанның инвестицион потенциалы турында сөйләде һәм инвестицияләү өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.