Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VII Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, ИХО илләренең Яшь дипломатлары форумы Казанда 18-21 майда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисади форумы кысаларында уза.
ОИС илләренең Яшь дипломатлары форумы - төрле илләрнең тышкы сәясәт ведомстволарының яшь хезмәткәрләре өчен танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, дипломатлар, хакимият вәкилләре катнашындагы дискуссия мәйданчыгы, нигезендә горизонталь дипломатия принциплары ята. Форумның максаты - Россиянең тышкы сәяси мәнфәгатьләрен алга этәрү, катнашучы илләр арасында ике яклы һәм күп яклы икътисади элемтәләрне үстерү, киләчәктә үз дәүләтләренең тышкы сәяси көн тәртибен билгеләячәк ИХО илләреннән яшь коллегалар белән элемтәләр булдыру.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуның модераторы Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова булды.
Татарстан Рәисе, кунакларны сәламләп, форумның инде җиденче тапкыр узуын билгеләп үтте. Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы белән берлектә уздырылган чаралар яхшы традициягә һәм «KazanForum» ның аерылгысыз өлешенә әверелде, диде ул, 7 ел эчендә форумда 37 илдән 200дән артык вәкил катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаковка, РФ Тышкы эшләр министрлыгының бөтен коллективына, шулай ук Россиянең чит ил учреждениеләренә инициативаларны һәм проектларны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
Бу көннәрдә Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең чираттагы утырышы уза, аны Рөстәм Миңнеханов ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча җитәкли.
"Безне дөнья халыкларының үз язмышларын үзләре билгеләү хокукын хөрмәт итү, аларга нинди дә булса универсаль үсеш модельләрен кертүне кабул итмәү берләштерә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан һәм ислам илләре төрле форматларда тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Без Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының үзәк аппараты һәм аның махсус институтлары белән мөнәсәбәтләребезне югары бәялибез. 2022 елда Казан ислам дөньясының Яшьләр башкаласы булды. Бу безнең өчен Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә аеруча символик булды. ИХО яшьләр башкаласы программасы кысаларында узган ел меңләгән делегатлар 10 зур проектны гамәлгә ашырды. Иң зурсы 46 илдән делегатлар җыйган Глобаль яшьләр саммиты булды. Быел без аны яңадан үткәрергә уйлыйбыз".
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның мөселман илләре белән эше төрле юнәлешләрдә алып барыла. Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек өстенлекле, әмма эш төрле юнәлешләр буенча бара.
"Яшьләр хезмәттәшлеге – «Россия - ислам дөньясы» үзара хезмәттәшлеге кысаларында чаралар һәм программаларны гамәлгә ашыру өчен яхшы нигез", - диде ул.
Без «KazanForum» кысаларындагы очрашуларыбызның даими нигездә булуы белән кызыксынабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков, А..М. Горчаков исемендәге Иҗтимагый дипломатиягә ярдәм фонды башкарма директоры урынбасары Виктория Карслиева мөрәҗәгать итте.
Үз теләкләрен Малайзия, Мисыр, Судан, Сомали, Мали Республикасы, Марокко Корольлеге, Гыйрак, Төркмәнстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Күвәйт, Сенегал, Бәхрәйн, Индонезия, Сүрия Гарәп Республикасы Яшь дипломатлары белдерде.