Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм чит илләрнең Сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанда Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы ачылды. Ул өченче тапкыр уза һәм «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумына интеграцияләнгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, KazanForum инвестицион мөмкинлекләрне тәкъдир итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм икътисадый элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Сәүдә-сәнәгать палаталары форумы үз чиратында бизнес-берләшмә вәкилләре арасында яңа элемтәләр төзү өчен яхшы мөмкинлекләр тудыра.
Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан - сәнәгатьне үстерү, инвестицияләр күләме һәм экспорт буенча әйдәүче позицияләрне биләүче Россиянең алдынгы төбәге. Республикада бизнесны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шартлар тудырылган. Ислам дөньясы илләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырылган.
Республиканың төбәкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлеген ныгытуга Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Узган ел оешма тарафыннан Беларусь, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан һәм Иранга күчмә бизнес-миссияләр әзерләнгән һәм үткәрелгән. Быел Беларусь, Төркия һәм Үзбәкстанга бизнес-миссияләр оештырылган. Моннан тыш, Сәүдә-сәнәгать палатасында дистәләгән бизнес-форумнар һәм чит ил делегацияләре белән очрашулар үткәрелә.
Татарстан Рәисе Сәүдә-сәнәгать палаталары лидерларына Казанга сәфәрләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлы эш теләде. "Безнең республика һәрвакыт партнерлык өчен ачык", - дип өстәде ул.
Сергей Катырин үзенең җавап сүзендә Сәүдә-сәнәгать палаталары форумының бурычлары һәм эшлекле программасы турында сөйләде. Әйтик, быел форумда 45тән артык Россия палаталары һәм 10нан артык чит ил Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашачак. Гаилә бизнесын үстерүгә, цифрлы иминлеккә, инвестицияләрне яклауга һәм башка юнәлешләргә багышланган берничә сессия узачак. Шулай ук Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы «Казан» агросәнәгать паркында Russia Halal market хәләл продукция күргәзмәсен оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.