Безнең өчен Бәһрәйн Якын көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый партнер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнның Юстиция,ислам мәсьәләләре һәм хәйрия фондлары министры Нүәф Бин Мөхәммәд Әл Мәгүдә белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе министрга "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисадый форумында катнашу өчен Казанга визиты өчен рәхмәт белдерде.
"Без Бәһрәйн белән үзара бәйләнешкә зур әһәмият бирәбез. Безнең илләр лидерлары даими элемтәдә торалар. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш кертергә омтыла», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Бәһрәйн арасында товар әйләнеше дәрәҗәсе әлегә булган мөмкинлекләргә җавап бирми. Рөстәм Миңнеханов ике яклы сәүдә күләмен арттыру буенча эшне активлаштырырга, шулай ук фәнни-мәгариф, мәдәни һәм туризм өлкәләрдә элемтәләрне ныгытырга тәкъдим итте.