Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлыгы санитар-экологик ике айлыкның барышы турында сөйләде

13.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә санитар-экологик ике айлыкның барышы турында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, ике айлык башланганнан бирле республика буенча күзәтчелек органнары тарафыннан 5 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 4111е бетерелгән, 1315 беркетмә төзелгән, 1,2 млн сумлык административ штрафлар салынган. 3 мең 323 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган, 79,5%ы бетерелгән.

Республиканың муниципаль районнары ике айлык чорында полигоннарга барлыгы 320 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарган. 12 меңнән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, 587 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

"Безнең төп бәйрәм – Җиңү көне алдыннан да эшне аерым билгеләп үтәм. Барлык муниципаль берәмлекләр дә тулы җаваплылык белән килделәр һәм Дан мемориалларын, обелискларны, истәлекле урыннарны һәм зиратларны тәртипкә китерделәр", - дип хәбәр итте табигатьне саклау ведомствосы башлыгы.

Спикер традицион рейдлар һәм очкычларда очып карап узулар турында сөйләде. Әйтик, Россия тимер юллары белән 3 уртак рейд үткәрелгән, 13 Район, шулай ук Казан һәм Чаллы территорияләре тикшерелгән. Барлыгы 60 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган.

Һавадан да тәртип бозылулар ачыклана. 2 авиа очып узу үткәрелгән, Казан һәм республиканың 16 районы территориясе тикшерелгән Һавадан барлыгы 104 хокук бозу очрагы ачыкланган. Төп бозулар - рөхсәтсез калдыклар урнаштыру.

Ике айлык башланганнан бирле ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының подрядчы оешмаларын бу эшкә кушу нәтиҗәсендә автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 4,5 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыелган, 3 меңнән артык кеше һәм 269 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте материаллары кулланылды