KazanForum кысаларында булачак чараларны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Киләсе атнада республикада KazanForum кысаларында масштаблы чаралар көтелә. "Чит илләрдән дә, Россиянең төрле төбәкләреннән дә бик күп кунаклар киләчәк. Күп сессияләр планлаштырылган. 19 майда "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме утырышы узачак. Күп катнашучыларны 20 майда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында көтәбез. Ә 21 майда без Идел буе Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган "Изге Болгар җыены" чарасында катнашачакбыз", - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Ул ассызыклаганча, иминлекне тәэмин итү бик җитди игътибар таләп итә. Хокук саклау системасына һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына зур йөкләмә йөкләнә. Шулай ук тормышны тәэмин итү хезмәтләре, бигрәк тә Казанда, югары эш режимына күчәчәк. "Туризм, кунакчыллык, транспорт объектларының үзара җайга салынган эшен тәэмин итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.