Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республикада чәчү эшләре тәмамлануга таба бара. Бүгенге көндә язгы культуралар 1 млн 742 мең га мәйданда яки планның 95 %ы чәчелгән. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 95% (1,03 млн га), шикәр чөгендере 100% (52,1 мең га), көнбагыш 97% (182 мең га), рапс 95% (135 мең га). Картуф 2,3 мең га мәйданда яки планның 47 %аж, яшелчәләр 1 мең га мәйданда (50%) утыртылган.
Муниципаль районнар арасында чәчү кампаниясен Нурлат, Тәтеш, Сарман, Зәй, Алексеевск, Зеленодольск муниципаль районнары тәмамлаган.
Узган атнада температура үбәнәю аркасында республикада 30 мең гектарга якын чәчүлек зыян күргән. Баулы, Лениногорск, Минзәлә районнарында чәчүлекләр иң күп зыян күргән. Әлеге кишәрлекләрдә яңадан чәчү планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә министр гадәттән тыш хәлләр вакытында чәчүлекләрне иминиятләштерү кирәклеген тагын бер кат искәртте. Бүгенге көндә иминләштерелгән чәчүлекләрнең мәйданы 509 мең гектар тәшкил итә.
Республика буенча саклану чаралары 700 мең га мәйданда уздырылган. Яфрактан тукландыру 157,7 мең га мәйданда башкарылган. Саклану чаралары буенча темпларны арттырырга кирәк, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, чөнки басуларда чүп үләннәренең бик тиз һәм мул үсеше күзәтелә. Ул технологларны язгы культураларда гербицид эшкәртүнең оптималь вакытын югалтмаска чакырды.