Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Б.П.Павловның Машина төзүчеләр көне белән тәбрикләве

28.09.2008

Кадерле Татарстанлылар - машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары – Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез – Машина төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм.
Бөтен Россиянеке кебек үк, Татарстан Республикасы үсеше дә шактый гына дәрәҗәдә машина төзелеше тармагының уңышлы һәм тотрыклы эшенә бәйле. Заманча технологияләрне үзләштерү һәм яңадан-яңа материаллар кертү республиканың шактый зур потенциалга ия булган, иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә сәләтле үз эшләренең тәҗрибәле һәм белемле осталары булган әлеге тармагының үсешен тәэмин итә.
Бүген Татарстан сәнәгать производствосы гомуми күләменең чиреген машина төзелеше комплексы предприятиеләре продукциясе тәшкил итә. Татарстанның машина төзүчеләре тармак үсешенә, аның инновацион үсеш юлына күчүенә, нәтиҗәлелеген һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга лаеклы өлеш кертәләр. Нәтиҗәдә бу безнең халкыбызның мул тормышын һәм Татарстан икътисадының җәлеп итүчәнлелеген ныгытырга ярдәм итә. Аерым рәхмәт сүзләре республика машина төзелеше производствосы гомуми күләменең 50 процентын җитештерүче машина төзелеше хезмәткәрләренә җиткерелде. Җиңел һәм йөк автомобильләре җитештерүнең киң таралуы, кооперациянең башка тармаклар белән чагыштырганда тиешле югарылыкта булуы җитештерелә торган продукциянең өстәмә бәясенә һәм бөтен икътисадның реаль секторында инновацион составын тәшкил итүгә турыдан-туры тәэсир итә.
Татарстан машина төзүчеләренең югары профессиональлеге, аларның фәнни һәм техник потенциалы, грамоталы идарә итү нәтиҗәсе һәм үз эшләренә бирелгәнлеге алга таба тармакны уңышлы үстерергә, яңа базарлар кимүен үзләштерергә мөмкинлек бирә. Барлык тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Машина төзелеше көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Профессиональ эшчәнлегегездә ныклы сәламәтлек, бәхет, мул тормыш, яңа казанышлар һәм уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Б.П.Павлов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте