Рөстәм Миңнеханов тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

11.05.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Комиссия эшендә Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, комиссиянең даими әгъзалары, ведомство җитәкчеләре һәм архитектура берләшмәсе әгъзалары катнашты.

Казан шәһәренең тарихи поселогы территориясендә яңа төзелеш проектларын гамәлгә ашыру турында шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләде. Комиссия каравына 18 объект чыгарылган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, расланган проектлар мәдәни мирас объектларының саклануын тәэмин итәргә һәм территорияләрнең барлыкка килгән тышкы кыяфәтен бозмаска тиеш. Катлар санын саклау һәм транспорт логистикасын тәэмин итү - Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелешкә төп таләпләрнең берсе, дип ассызыклады республика Рәисе.

Шулай ук Свияжск утрау-шәһәрчеге территориясендә ике шәхси торак йорт төзү проекты тәкъдим ителде. Проектлар нигезендә - элек ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан архив мәгълүматлары буенча эшләнгән агач архитектура объектларының үрнәк проектлары.

Буа шәһәренең тарихи торак пунктында балалар сәнгать мәктәбе барлыкка киләчәк. Проект янәшәдә торган биналар - земство идарәсе һәм Изге Троица гыйбадәтханәсе белән гармониядә торачак. Балалар өчен мәктәптә иҗат белән шөгыльләнүнең барлык шартлары да тудырылачак.

Утырыш кысаларында Татарстан Рәисенә шулай ук Казанның тарихи торак пункты территориясендә шәхси торак йортларның типовой проектларын эшләү турында сөйләделәр. Нотык белән «Шәһәрне үстерү институты» МБУ эксперты Светлана Персова чыгыш ясады. Бүгенге көндә тарихи торак пункт чикләрендә төзелешкә рөхсәт алу өчен ИЖС проектларын килештерү күп фатирлы йортлар кебек үк процедуралар үтә. Моннан тыш, төзүче профессиональ архитекторлардан кыйммәтле проектка заказ бирергә мәҗбүр. "ИЖСның типовой архитектура карарлары бер тапкыр раслана, һәркем караы алу өчен  урнаштырыла һәм теләсә кайсы төзүче тарафыннан кулланыла ала. Шулай итеп, төзелеш бәясе һәм рөхсәт документларын рәсмиләштерү вакыты кими", - дип билгеләп үтте Светлана Персова.

Казанның тарихи торак пунктын тотрыклы үстерү концепциясенә ярашлы рәвештә, типовой архитектура карарларын куллану максатка ярашлы булган территорияләр билгеләнде. Бу Адмиралтейская слобода, 2 нче һәм 3 нче Горки районы, Подлужная һәм Фәткуллин урамнары территориясе. "Типовой карарлар механизмын кертү тарихи төзелештә югалтуларны каплауга һәм шәһәрнең тарихи өлешендә әйләнә-тирә мохитның сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк», - дип өстәде Светлана Персова.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.