Рөстәм Миңнеханов: «Зенит-Казан» уңышлары нәтиҗәсендә Татарстанда волейбол бик тиз үсә

11.05.2023

Бүген Казан Кремлендә «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы - 2022-2023 елгы волейбол сезоны буенча Россия чемпионаты җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Тантанада Ттарстан рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Казан командасы 11 тапкыр ил чемпионы булды инде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чемпионат дәвамында Казан волейболчылары кызыктыргыч һәм компромиссыз уен, югары спорт осталыгы, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.

"Без команданың чыгышларын игътибар белән күзәттек һәм бик теләп карадык. Чемпионатның даими этабын безнең команда, тотрыклы, бердәм һәм кызыклы уен күрсәтеп, турнир таблицасында барлык көндәшләрен узып, плей-офф сериясендә бер генә матч та оттырмыйча узды. Мәскәүнең динамочыларына каршы финал матчында  җиңү яулап, сез узган ел җиңелү очраклылык булуын һәм 2023 елгы Россия чемпионы титулы иң көчле командага эләгүен исбатладыгыз. Бөтен республика сезнең белән горурлана!" - дип республика Рәисе командага мөрәҗәгать итте.

Ул ассызыклаганча, безнең данлыклы клубларның уңышлары нәтиҗәсендә Татарстанда волейбол тиз темплар белән үсә һәм иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе булып тора. Команда уенчылары - яшь волейболчыларның кумирлары.

"Һичшиксез, сезнең уңыш - бөтен коллективның системалы, максатчан эше нәтиҗәсе. Команда җитәкчелегенә, уенчыларга, Алексей Игоревич Вербов җитәкчелегендәге тренерлар составына рәхмәтемне белдерәсем килә. Шулай ук республиканың Волейбол федерациясенә һәм клубның спонсоры – "Газпром" компаниясенә рәхмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Команданың сугышчан рухын ныгытуга, Татарстан Рәисе сүзләренчә, спортчыларның, дусларының, җанатарларының һәм барлык татарстанлыларның гаиләләренә даими ярдәм итү зур өлеш кертте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан клубының спортчы-инструкторы Дмитрий Волковка I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Моннан тыш, команда коллективына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Җавап сүзендә «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер исеменнән котлау телеграммасын укыды. "Команда иң яхшы спорт сыйфатларын, җиңүгә ныклы ихтыярын күрсәтте һәм илдә иң көчле статусына лаек булды», - диелә телеграмма текстында.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.