Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районы ветераннарын Җиңү Көне белән котлады

09.05.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Осланда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты.

Роман Шәйхетдинов тантанага килгән сугыш ветераннарын сәламләде, аларны бәйрәм белән котлады, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең котлавын укыды. Җиңү Көне киләчәктә дә безнең өчен бәхәссез әхлакый ориентир булып калачагына ышанам, аңа карап, без һәм аннан соңгы буыннар үз эшләребезне һәм гамәлләребезне тикшерәчәкбез. Сезгә, кадерле татарстанлылар, тыныч күкләр, бәхет һәм иминлек телим!»

Тантаналы митингта шулай ук Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов, районның хәрби комиссары – подполковник Рәшит Фәсхетдинов, район ветераннар советы рәисе Римма Троицкая чыгыш ясады, җирле вокал һәм хореография коллективлары үз осталыкларын күрсәттеләр.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты