Җиңү Көне - илебезнең иң зур бәйрәме. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итүдә белдерде. Чара Казан Кремлендә узды. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын сәламләде һәм аларны Җиңү Көне белән котлады. "Бу безнең төп бәйрәм", - дип ассызыклады ул.
Республика Рәисе Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан парад оештыруны югары бәяләде. "Матур бәйрәм булды, кунаклар күп булды. Барысы да бик кхркәм узды", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов барлык оештыручыларга, шулай ук хокук саклаучыларга иминлекне тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.