Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Меңьеллык мәйданына беренче булып Казан югары танк команда училищесының почет каравылы ротасы курсантлары чыкты, алар Россия һәм Татарстан Дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү Байрагын алып чыктылар. Аннары Кызыл мәйданда хәрби парад трансляциясен турыдан-туры тоташтыру оештырылды. Бөек Җиңү көне белән ил халкын Россия Президенты - Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Югары Баш Командующие Владимир Путин котлады.
"Безнең өчен Россиядә Ватанны саклаучылар турында истәлек изге, без аны йөрәкләребездә саклыйбыз. Нацизмга каршы батырларча көрәшкән Каршы тору хәрәкәтендә катнашучыларга, АКШ, Бөекбритания, башка дәүләтләрнең союздаш армияләре сугышчыларына хөрмәт күрсәтәбез. Кытай сугышчыларының Япон милитаризмына каршы көрәштәге батырлыгын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Ышанам: уртак янауга каршы көрәш елларында теләктәшлек, партнерлык тәҗрибәсе – безнең кыйммәтле мирасыбыз», - дип билгеләп үтте Дәүләт Башлыгы.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Владимир Путин бер минут тынлык игълан итте.
Казанда Меңьеллык мәйданында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады:
"Кадерле ветераннар! Казан гарнизоны хәрбиләре! Парадта катнашучылар! Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
Җиңү көне - күп милләтле илебезнең төп бәйрәме. Ул безнең һәрберебезгә кадерле һәм якын. Россиядә бу рәхимсез һәм канкойгыч сугы кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Илебезнең героик тарихы 1945 елның язында Берлинда Рейхстагка безнең батыр сугышчыларыбыз Җиңү Байрагын кадау вакыйгаларын кадерләп саклый.
Совет халкы Җиңү өчен күп корбаннар бирде. Фронтка киткән 700 мең татарстанлының яртысыннан артыгы өйләренә әйләнеп кайтмаган. Бүген без азатлык өчен гомерләрен биргән һәркемне искә төшерәбез.
Сугыш елларында Татарстан зур тыл үзәге була. Заводларда һәм кырларда йөзләрчә мең хатын-кыз, картлар һәм балалар эшли. Республикада 70тән артык эвакуацияләнгән предприятие урнаштырыла. Иң мөһим шигарь "Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” була. Татарстанлыларның хезмәт батырлыгы Казанга Россия Федерациясенең "Хезмәт батырлыгы шәһәре"дигән мактаулы исеме бирелү белән билгеләп үтелде. Ветераннарның хәрби һәм хезмәт батырлыклары алдында баш иеп, аларга рәхмәт әйтәбез!
Бүгенге көндә Ватаныбызның батыр сугышчылары, аталары, бабалары һәм бабаларының бабалары кебек үк, нацизмга каршы көрәшәләр. Бөтен ил Югары Баш Командующий, илкүләм лидер Владимир Владимирович Путин тирәсендә берләшә. Махсус хәрби операция барышында якташларыбыз Ватанны һәм аның киләчәген саклау буенча изге миссия үти. Кырык бишенче елдагы кебек үк дошман тар-мар ителәчәк. Җиңү безнең якта булачак!
Хөрмәтле татарстанлылар! Бүген Татарстанда 14 мең 277 ветеран яши. Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел кими бара. Безнең изге бурычыбыз - ветераннарны һәрьяклап кайгырту, Җиңүнең данлы традицияләрен саклау, тарихи хакыйкатьне буыннан-буынга тапшыру. Җиңүчеләр буынының сүнмәс даны, аларның батырлыгы һәм ныклыгы безнең барыбыз өчен дә югары әхлакый үрнәк булып хезмәт итәр дип ышанам. Ул куркыныч елларның сабаклары беркайчан да онытылмасын, һәм без үз илебез һәм халкыбыз белән тагын да ныграк горурланырбыз.
Хөрмәтле ветераннар! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим! Сезнең алда баш иябез! Җиңүче халыкка дан! Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Җиңү Көне белән! Ура!».
Аннан соң гаскәрләр тантаналы рәвештә үтте. Парадны Казан гарнизоны начальнигы, генерал-майор Кирилл Кулаков кабул итте. Мәйданга 32 расчет чыга: Казан гарнизоны гаскәрләре, хәрби училище курсантлары, хәрби кафедралар студентлары, кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячеләр, суворовчылар.
Шуннан соң 10 берәмлек гусеницалы һәм тәгәрмәчле техникадан торган механизацияләнгән колонна китә, алар арасында ИС-3, Т-34 һәм ПТ-76 танклары, СУ-100 танкка каршы үзйөрешле совет артиллерия җайланмасы, шулай ук атаклы Катюшалар үтә. Традиция буенча парад ретроавтомобильләр үтү беләнтәмамлана.
Аннары Рөстәм Миңнеханов төрле тематик мәйданчыкларны һәм хәрби-патриотик күргәзмәне карады, шулай ук парад расчеты командирлары белән аралашты.