Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнашты..
Җиңү Паркына керү урынында Рөстәм Миңнехановны Казан мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте һәм башка яшьләр оешмалары вәкилләре каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов барысын да Җиңү бәйрәме белән котлады, җавап итеп яшь армиячеләр өч тапкыр «Ура!» дип кычкырдылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, шулай ук аларны озата йөрүче затлар Казандагы Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар.
Татарстан Рәисе һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтергә килгән ветераннарны сәламләде.
Шулай ук һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм тол хатыннары монументына, Совет солдаты Монументына чәчәкләр салу тантанасы узды.
Рөстәм Миңнехановны шулай ук Россия Хәрби-диңгез флоты ветераннары, Җиңү паркында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан җыелган «Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы» иҗтимагый оешмасы әгъзалары сәламләде. Диңгезчеләр традицион рәвештә паркта К-403 «Казан» су асты көймәсе янында җыелалар. Татарстан Рәисе диңгезчеләр белән истәлекле фотога төште.
Тантанада Бөек Ватан сугышы ветераннары, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Рәис Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Чара тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Җиңү» ретро автомобилендә Җиңү көне уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләре паратында катнашу өчен Меңьеллык мәйданына юл тоттылар.