Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының төбәк штабы активы белән очрашты

03.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының төбәк штабы активы белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

ВСГК төбәк штабының хакимият вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеге, республикадан мобилизацияләнгәннәрнең мәнфәгатьләре һәм хокуклары  мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны индивидуаль озата бару һәм реабилитацияләү системасын булдыру, хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү темалары күтәрелде.

Төбәк ВСГК активы вәкилләре бүген мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарын кызыксындырган актуаль мәсьәләләрне җиткерделәр - бу шул исәптән медицина, психологик ярдәм оештыру, мобилизацияләнгәннәрнең балаларының җәйге ялын оештыру. Моннан тыш, ВСГКның башка иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук МХОдә катнашучыларга ярдәм фонды белән уртак эш оештыру турында сөйләделәр.

Очрашуда ВСГКның ТР төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова, МХОгә ярдәм итү волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе урынбасары һәм оештыручысы Марина Куцакова, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты (ВСГК) – хәрби хезмәткәрләр гаиләләре әгъзаларының иҗтимагый хәрәкәте. Хәрәкәтнең оештырылуы турында Россия Президентының 2022 елның ноябрендә хәрбиләрнең әниләре белән очрашуында билгеле булды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.