Рөстәм Миңнеханов: Тукай районы авыл хуҗалыгы буенча гадәттәгечә алдынгылар рәтендә

02.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, шулай ук җирле аграрийлар белән аралашты.

Район башлыгы Фаил Камаев хәбәр иткәнчә, чәчү мәйданы 58 мең га тәшкил итә. Бүгенге көндә 41,5 мең га яки 72% чәчелгән. Кукуруз, терлек азыгы һәм техник культуралар буенча кечкенә күләмнәр калган. Уңай һава торышы булганда, басуларда эшне атна ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Фаил Камаев хәбәр иткәнчә, хуҗалыклар кирәкле техника, ягулык-майлау материаллары һәм ашламалар белән тәэмин ителгән. Басуларда барлыгы 176 берәмлек техника җәлеп ителгән. 1 гектарга 75 килограммнан артык актив матдә тупланган. Узган ел 43,8 ц/га уңыш белән районда 187,8 мең тонна ашлык җыеп алынган. Быелгы планнар - әлеге күләмнәрне саклап калу.

Рөстәм Миңнеханов район казанышларын югары бәяләде. Ул Тукай районы - шәһәр яны районы булуын искәртте. Бу берничә өстенлек бирә: янәшәдә Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре урнашкан. "Авыл хуҗалыгы буенча сез гадәттәгечә алдынгылар рәтендә, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Әйе, хәзер авыр вакыт. Шуңа да карамастан, республикада безнең барлык проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә".

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров,Тукай районы авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында 1 нче урынны алып тора, дип билгеләп үтте. "Җирле хуҗалыклар барлык юнәлешләр буенча да актив эшлиләр. Терлекчелектә дә, игенчелектә дә үсеш бар. Сөт көтүе яңартыла, терлек азыгы үзәкләре төзелә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча да район плюс белән бара. Барлык мәсьәләләр буенча да бер-беребезне аңлап эшлибез, уртак эшне дәвам итәбез», - дип өстәде министр.

Районга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Новый бистәсендәге ял паркында булды. Җәмәгать киңлеге заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән республика бюджеты акчалары хисабына төзелгән. Парк территориясендә мәдәният йорты, Дан аллеясы һәм спорт мәйданчыгы урнашкан. Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә һәм татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Шулай ук республика Рәисе ветераннар белән аралашты. Районда бүген 6  Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка якында урнашкан буага капиталь ремонты турында хәбәр иттеләр. ТР Рәисе яр буенда кешеләрнең ял итүләре өчен кирәкле шартлар тудырырга тәкъдим итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.