Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, шулай ук Минзәлә муниципаль районы җирлекләре башлыклары һәм механизаторлары белән аралашты.
Рөстәм Миңнеханов вертолеттан район кырларын карады, чәчү күләмен бәяләде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов озата йөрде.
Авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 97,7 мең га тәшкил итә. Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, язгы кыр эшләре график буенча бара, калган мәйданнарда эшләрне тәмамлау өчен тагын өч көн кирәк, дип хәбәр итте.
Айдар Сәлахов билгеләп үткәнчә, бүген районда терлекчелек өлкәсен торгызу өчен терлекчелек комплекслары төзү һәм ачу буенча актив эш алып барыла.
Шул ук вакытта, район башлыгы ассызыклаганча, шәхси ярдәмче хуҗалыклар линиясе буенча мәсьәләләр бар. Моннан тыш, бүген Минзәлә районы игенчелек өлкәсендә, шул исәптән иң заманча технологияләрне куллану өлкәсендә дә актив эшли.
Рөстәм Миңнеханов механизаторлар һәм район активы вәкилләре белән аралашты, барысына да эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Татарстан Рәисе «Камский Бекон» ҖЧҖ сөт комплексында булды, анда ул предприятиенең агымдагы хәле һәм эшчәнлегенең төп күрсәткечләре белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районында «Камский Бекон» ҖЧҖнең аерым бүлекчәсе урнашкан. Төп юнәлеше - сөт һәм токымлы терлекчелек.
Әлеге бүлекчә Минзәлә районында 13,8 мең гектар сөрүлек эшкәртә. Бүгенге көндә биредә 8 667 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. 2022 ел нәтиҗәләре буенча 10 мең тонна сөт, 207 тонна ит җитештерелгән.
Сөт комплексы 12 корпустан тора, шул исәптән яшь терлекләрне тоту өчен корпуслар, берничә саву корпусы, сыерлар өчен бозаулау комплексы һәм башка хуҗалык корылмалары (сенаж траншеяләре, саклау урыннары, лагуналар һ.б.) урнашкан.