Рөстәм Миңнеханов Мөслим районында чәчү кампаниясе темпларын бәяләде

02.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөслим районында язгы кыр эшләре темплары белән танышты. Сәфәре барышында аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин озата йөрде.

Аграрийлар белән очрашу Уразмәт авылы янындагы кырда узды. Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, быел чәчү мәйданы 75 мең гектар тәшкил иткән, шуларның 13 меңе - көзге культуралар һәм 59 меңе - язгы культуралар. Бүгенге көндә аграрийлар 82%ын чәчкән. Басуларда 160 берәмлек техника һәм 250 кеше җәлеп ителгән. 3-4 тәүлек эчендә чәчү эшләрен тулысынча тәмамлау планлаштырыла. Бер гектарга уртача 97 кг минераль ашлама тупланган. Альберт Хуҗин шулай ук районның 27 республика программасында катнашуын хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге буенча Мөслим районы 6 нчы урында тора, соңгы 2 елда ул берьюлы 8 позициягә күтәрелгән. Ләкин, игътибар таләп итә торган мәсьәләләр бар. Мәсәлән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең саны кими. "Халык белән эшләргә кирәк. Гомумән алганда, республика буенча аграрийларга 5 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме чаралары җиткерелгән, шул исәптән хуҗалык итүнең кече формалары буенча да. Май аенда тагын 1 млрд сумнан артык субсидия түләргә планлаштырабыз", - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов кайбер күрсәткечләр буенча Мөслим районының югары нәтиҗәләрен билгеләп үтте. "Без районда эшнең ничек оештырылганын күрәбез, барысы да бик җайлы", - диде республика Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Август-Мөслим» сөт комплексында булды. Агрофирма 5 ел элек оешкан. Бу -  Татарстанда «Август-Агро» холдингының беренче авыл хуҗалыгы предприятиесе. Бүгенге көндә биредә 4 мең 127 баш сыер асрыйлар, шуларның 2 мең 247е - савым сыерлары. Көнлек сөт савымы 63 тоннадан артып китә.

Рөстәм Миңнехановка ике чиратта төзелгән, һәркайсы 1200 фураж сыерына исәпләнгән һәм Россия өчен уникаль булган моноблок технологиясен гамәлгә ашыручы яңа сөт-товар комплексы турында сөйләделәр. Мондый алым объектны төзү өчен вакытны һәм финансларны экономияләргә мөмкинлек бирә.

Комплексның тагын бер инновациясе - автомат кросс-вентиляция системасы. Ул микроклиматка тулысынча идарә итә.

Комплекста 18 робот саву җайланмасы урнашкан. Бүген бу - Россия фермаларында роботлар саны буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе. Комплексның икенче чиратында 40 урынга исәпләнгән карусель урнаштырылган, анда сыерларны өч тапкыр саву башкарыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.